"Ташларга уелган исемнәр"
"Ташларга уелган исемнәр" исеме астында 6 май көнне зур класс укучылары белән әңгәмә үтте. Аларны "Алар безгә җиңү алып каййты" дигән китап күргәзмәсе белән таныштырдым. Авылыбызга исән әйләнеп кайткан авылдашларыбыз турында сөйләштек. Әби-бабайларыбыз сугыш турында сөйләгән хатирәләре белән дә уртаклаштык.