«Семейное чтение любимых книг»
Китапханәгә килеп гаилә белән китаплар уку- авылыбыз китапханәсенә кереп бара торган яңа төр гадәтләрнең берсе булып тора. Һәм бу бик куанычлы күренеш. Китапханәгә яңа китаплар кайтып торгач укучылар да бик теләп һәм бик кызыксыну белән киләләр. Үзләре белән балаларын һәм тормыш иптәшләрен дә алып киләләр.
23 апрель көнне, өй мәшакатьләрен бетереп, авылыбыздагы яшь гаиләләр китапханәгә гаилә белән китаплар укырга җыелыштык. Китапханәгә кайткан китаплар белән танышып, өйләренә яңа китаплар да алып кайтып киттеләр.