Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

«Сохраним нашу историческую родину» - ;

18 апрель көнне 3 класс укучыларын китапханәгә чакырып «Сохраним нашу историческую родину» исеме астында авылыбыз тарихы белән таныштыру дәресе үткәрдек. Балалар белән авылыбыз, андагы тарихи урыннар, авылыбыз зиратының ачылып бетмәгән серләре, якын тирәдәге чишмәләр тарихы турында сөйләштек.

Дәреснең икенче яртысында сүз авылыбызның лаеклы колхозчысы, Мүлмә авылында туып, шушы авыл җирлегендә куп еллар буе эшләп, хэзерге көндә лаеклы ялга чыккан Зиннатуллина Факия апага бирелде. Факия апа үзенең тормыш юлы белән бергә авыл җирлегенең, авыл халкының тарихы турында сөйләде. Аеруча мәктәптә укыган елларына басым ясады. Балаларга, шушы рәхәт, барда җитеш тормышта, тырышып укырга, тәртипле, акыллы, мәрхәмәтле булырга өндәде.