Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

"Дорога во вселенную"

12 апрельдә бөтен Җир шарыбыз космонавтика көнен билгеләп үтте.  Шушы уңайдан китапханәдә "Дорога во вселенную" исемле китап күргәзмәсе ясалды.  Башлангыч класс укучылары белән шушы ук темага әңгәмә үткәрдек. Алдан  ук әзерләнгән видеороликны караганнан соң, балаларга кыскача илебезнең космонавтика өлкәсендәге казанышлары, атаклы космонавтларыбыз турында сөйләдем. Балалар биргән сорауларга җавап бирдем.