Солдатик
23 нче июнь тарихи-патриотик тәрбия чарасы буларак, мәктәп укучыларына «Солдатик» дип аталган нәфис фильм күрсәтелде. Фильм Бөек Ватан сугышы герое Серёжа Алёшковның биографиясенә нигезләнеп төшерелгән. Чараның максаты – үсеп килүче буында туган илгә карата мәхәббәт һәм ата-бабаларыбыз кылган батырлыклар өчен горурлык хисе тәрбияләү.