Хәтер шәмнәре
22 нче июнь Хәтер көне уңаеннан « Хәтер шәмнәре » исемле гомумроссия акциясе уздырылды. Чара барышында Мүлмә авылы җирлеге Ветераннар Советы рәисе Сабирова Гөлчирә Госман кызы чыгыш ясады. Мәктәп укучылары Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Ахырдан яу кырында ятып калган ватандашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык.