"Кошлар-табигать дуслары"
Китапханәбездә урта класс укучылары белән 1апрель көнне "Кошлар-табигать дуслары" исемле әңгәмә булып узды. Балалар белән безнең якта яшәүче кошлар, аларның көнкүреше, туклану үзенчәлекләре турында сөйләштек. Кызыл китапка кертелгән кошлар турында балалар үзләренә күп кенә яңалыклар ишеттеләр. Әңгәмә тәмамлангач, алдан төзелгән кроссвордны чишеп, укучылар үзләренең белемнәрен ныгыттылар.