Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

Балалар китап аналыгы

Китапханәбездә 24 марттан 31 нә кадәр балалар китап атналыгы булып узды. Атналыкта төрле кызыклы чаралар булып үтте, кәргәзмәләр ясалды. 25 март көнне "Тылсымлы дөнья" исемле балалар китабы күргәзмәсе ясалды. Китапханәгә йөрүче балалар бик кызыксыну белән күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар. Ахырдан китапларны кычкырып укыдык, кызыксындырган китап авторлары белән дә таныштык. Аеруча якташ язучыларыбызга, шагыйрьләребезгә басым ясалды. 27 март көнне балалар өчен китапханәгә китлеп тора торган газета, журналлардан "Гасыр казанышы" күргәзмәсе  ясалды. 30 мартта китапханәбездә "Яшә китап" акциясе булыды. Укучылар таушалган китапларны яңарттылар, битләрен ябыштырдылар.