«Су-яшәү чыганагы»
«Су-яшәү чыганагы» - халыкара су көненә багышланган тематик кичә китапханәбездә 24 март көнне урта класс укучылары катнашында үтте. Алдан ук ясап куелган китап күргәзмәсе белән танышканнан соң укучыларга су, чишмәләр, сусаклагычлар турында сөйләдем. Ахырдан, катнашучылар белән викторина рәвешендә кызыклы бәйге үткәрдек.