"Әниләр бәйрәме"
Балалар бакчасы белән берлектә 8 нче март бәйрәме уздырылды.Балалар бакчасында чын яз, бәйрәм мөһите иде: зал матур чәчәкләр белән бизәлгән, бәйрәм көе агыла. Бәйрәмчә киенгән сабыйлар сәнгатьле итеп шигырьләрен сөйләделәр, әниләре һәм әбиләренә багышлап җырлар җырладылар. Соңыннан аларны матур бүләкләр белән сөендерделәр. Ә балалар исә,үз чиратларында, кулдан ясалган бүләкләрен әниләренә тапшырачаклар.