"Әнкәй җирдә иң зур кеше"
22 ноябрь көнне китапханәбездә иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган әниләр көненә багышлап 1 класс укучылары белән "Әнкәй җирдә иң зур кеше" исеме астында бик матур кичә үткәрдек. Балалар белән башта "Мама для мамонтенка" мультфильмын карадык. Мультфильмны караганнан соң әти-әниләребезне сакларга,якларга кадерләргә кирәклеге турында әңгәмә үткәрдек. Аннары әниләребезгә багышлап җырлар һәм шигырьләр өйрәндек. Ахырдан инде төсле кәгазьләрдән матур открыткалар ясап балалар бик шат һәм күтәренке күңел белән әниләре янына кайтып киттеләр.