Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

"Саф суы саекмасын"

Инде күп еллар буе йолага әверелеп баручы бер матур гадәт бар. Ул - авылыбыздан ерак түгел генә урнашкан чишмәләрнең яннарын чистарту. Элек -электән чишмәләр яшәү чыганагы булган изге урын саналган. Авыл халкы аның тирә-ягын матурландырып, чистартып, су алыр өчен кирәк-яраклар белән җиһазландырып торган.Бүгенге көндә дә инде һәр йортка торбалардан су килүгә карамастан, авыл халкы да, кайткан кунаклар да чишмәдән су алалар.Ләкин шунда ук чүп-чар калдыралар, пычраталар.Табигый байлыгызны саклыйк, чүп-чардан арындырыйк!