"Бездә бүген шигырь бәйрәме"
21 нче февраль көнне ТАССРның оешуына 100 ел һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата Мүлмә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары арасында шигырь конкурсы уздырылды. Конкурс башлангыч сыйныфлар арасында узды. Урыннарны бәяләү сәнгатьлелек, сәхнәдә үз-үзен тоту, шигырьнең эчтәлеген яхшы белүгә бәйле иде. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.