Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

Изүе ачык еллар

8 октябрь көнне китапханәбездә М. Галиевның туган көне уңаеннан күргәзмә куелды. Һәр килгән кешегә күргәзмә буенча обзор ясалды.  6 класс укучылары белән шушы уңайдан әңгәмә үткәрдек. Балалар үзләре дә шагыйрь турында бик куп белгәннәрен сөйләделәр. Ахырдан, викторина рәвешендә, укучылар сорауларга җавап бирделәр. Үзләрен  актив һәм бик кызыксыну белән катнаштылар