"Онытылмас еллар авазы"
27 нче гыйнвар - Бөек Ватан сугышы һәм гомумән Россия тарихы өчен истәлекле көн.Бу көнне совет солдатлары Освенцим лагерендәге тоткыннарны азат иткәннәр һәм Ленинград шәһәрен 872 көнлек блокададан чыгарганнар. Шуны истә тотып, бөтен ил буенча барлык белем бирү йортларында батырлык сәгатьләре уздырылды.Шул исәптән Мүлмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә башлангыч сыйныф укучыларына документаль фильм күрсәтелде.