"Һәр бәйрәм матур үзенчә"
27 нче сентябрь – Тәрбиячеләр көне уңаеннан, “Чулпан” балалар бакчасы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладык. Балалар бакчасы белән китапханә тыгыз элемтәдә тора. Күргәзмәләрдәге китаплар белән кызыксынып танышалар. Һәр истәлекле дата саен диярлек, мәдәният йорты хемәткәрләре белән берлектә балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларны котлап, бәйрәм оештырабыз, төрле әкиятләрне сәхнәләштерәбез.