Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

"Мин дөньяны тыңлыйм"

Газинур Морат — узган гасырның сиксәненче елларында шигърият мәйданына килгән талантлы яшь буынның бер вәкиле.Ул заманның, татар дөньясының актуаль иҗтимагый мәсьәләләренә, әдәбият-сәнгать проблемаларына багышланган тәнкыйди һәм публицистик мәкаләләре белән көндәлек матбугатта даими катнаша килә. Китапханәбез укучылары шагыйрьнең иҗаты белән китапларыннан гына түгел, газета-журналлардан да таныша алалар.