"Күңел моңга тулган"
Ай дәвамында китапханәбездә күренекле композиторлар Рөстәм Яхин (90 яшь) һәм Рашид Абдуллин (65 яшь), җырчы Мингол Галиевларның (75 яшь)туган көннәренә багышланган кургәзмә булды. Күргәзмәдә бу шәхесләрнең тормыш юлы һәм иҗаты кергән китаплар урын алды. Ай ахырында килгән авыл халкы белән "Күңел моңга тулган " диеп исемләнгән кичә уткәрдек. Авылдашлар үзләренең яшьлек елларындагы һәм хәзерге вакыттагы яраткан җырларын бик теләп башкардылар. Бу чарада 15 кеше катнашты. Ахырдан авылдашларны яңа китаплар белән таныштырдым. Бөтенебездә бик күтәренке кәеф белән таралыштык.