Мульминская сельская библиотека - филиал № 17

Мүлмә фест

13 нче июль көнне Мүлмә авылында Мүлмә фест дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырылды. Чараның төп оештыручысы – Данияр Хәбриев. Ул авыл яшьләре белән берлектә искиткеч матур сабантуен оештырды. Бәйрәмдә күп җырчылар: Ришат Фазлыйәхмәтов, Илдар Әхмәтов, Нурзадә, Рөстәм Закиров,Фирдүс Тямаев һәм башкалар чыгыш ясадылар. Милли көрәштә 7 яшьлек  балалардан башлап, Россия һәм дөнья чемпионнары да катнашты.Шулай ук күп кызыклы уеннар уйнатылды. Бәйрәм күбекле дискотека һәм салют белән тәмамланды.