Куркачинская сельская библиотека - филиал № 16

1 нче октябрь - Өлкәннәр көне

1 октябрь -Өлкәннәр көне.
  Бу бәйрәмнең дөньяның яшел күлмәген салып, көзгә кереп барган чагында үткәрелүенең үзенә күрә бер сере бар: айлар буе чәчәк – гөлләргә күмелеп, җәй җылысында хозурланган көннәр артта калды. Алар урынына тулышып пешкән җиләк-җимешләре, өлгергән икмәге, амбар тулы нигъмәтләре белән көз килде. Нәкъ кеше гомере кебек: аның да яшәреп-яшьнәп йөргән вакытларын акыл җыеп, бай яшәү тәҗрибәсе туплар еллары алыштыра. Өлкәннәр көне дә менә шундыйрак чорга туры килә.
Бу бәйрәм ничек барлыкка килгәнен барыбыз да беләме? 1990 елның 14 декабрендә 1 октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар.