Фатих Хөснинең тууына 115 ел
Язучы Фатих Хөснинең тууына 115 ел.
Хөснетдинов Фатих Хөснетдин улы (Фатих Хөсни) – язучы, "Гыйльмениса һәм аның күршеләре" дигән китабы өчен 1972 елда Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә лаек була.
Күренекле әдип Фатих Хөсни (Фатих Хөснетдин улы Хөснетдинов) 1908 нче елның 3 нче февралендә Татарстанның Теләче районы Олы Мәтәскә авылында туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә
һәм яңа ачылган совет мәктәбендә ала. 1924 — 1929 нчы елларда Казандагы Мулланур Вахитов исемендәге күргәзмә-тәҗрибә мәк-
тәбендә укый. Шул елларда иҗат эше белән кызыксына башлый.
1927 — 1930 нчы елларда Казанда чыккан «Безнең юл», «Яңалиф», «Атака», «Авыл яшьләре» журналлары битләрендә лирик шигырьләрен бастыра. Шул елларда очерк, репортаж жанрында күп эшли, драма әсәрләре дә яза. 1929 — 1933 нче
елларда Фатих Хөсни Казан финанс-икътисад институтында белем ала.
Әдипне киң әдәбият мәйданына таныткан өлкәсе проза була. Аның «Түбән очта», «Рубенс», «Йөзек кашы», «Гыйльмениса һәм аның күршеләре», «Җәяүле кеше сукмагы» әсәрләре — аеруча уңышлылары.