Куркачинская сельская библиотека - филиал № 16

Прозаик һәм драматург

Татарстанның халык язучы Аяз Гыйләҗевның тууына 95 ел.
Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 нче елның 17 нче гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында туа. Бала чагы һәм мәктәп еллары Зәй районының Югары Баграж авылында уза. Урта  мәктәпне Сарманда тәмамлый.
         Шуннан соң Аяз Гыйләҗев Казан дәүләт университетына укырга керә, ләкин озакламый «халык дошманы» дип гаепләнеп кулга алына. Биш ел дәвамында Казакъстанда тоткынлыкта була. Бары тик 1955 нче елда гына кайтып, университетны тәмамлый.
   Аяз Гыйләҗев «Чаян», «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналларында эшли. 1961 — 1963 нче елларда Мәскәүдә югары әдәби курсларда укып кайтканнан соң, ул иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
    Аяз Гыйләҗевнең күп телләргә тәрҗемә ителгән «Өч аршын җир» повесте бар. Ул репрессия елларында күргән авырлыкларын «Иәгез, бер дога!» роман-хатирәсендә яктырта.