Куркачинская сельская библиотека - филиал № 16

Праздник осени

Көзне бик күңелсез ел  фасылы дисәләр дә,кечкенә балалар аяк астында кыштырдаган сары яфракларга,коеп яуган  яңгыр вакытында кулчатыр астында  торуларына да сөенә беләләр.Менә шуңа да инде, көз бәйрәме балаларның иң яраткан  бәйрәмнәренең берсе.
Китапханәдә "Шомырткай " балалар бакчасы белән берлектә "Бәрәңге бәйрәме" булып узды.
      Кунак булып Көз патшабикәсе килде.Балалар җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар. Көз үзенең сандыгыннан тылсымлы башлыклар алып, балаларны төрле яшелчәләргә әверелдерде. Бигерәк тә пешекче Лилия апаларының тылсымлы куллары әзерләгән "Кыстыбый" күңелләрне күтәреп җибәрде. 
 
Йодрык кадәрле.
Йомры гәүдәле,
Ак тәнле,
Ах, тәмле,
Бигрәк тәмле бәрәңге!