Куркачинская сельская библиотека - филиал № 16

Подвижные игры для детей

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында иң яратып уйнала торган уеннар – халык уеннары. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, торак көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Уеннар милли хисләр уята, туган телебезгә, туган җиребезгә, халкыбыз мирасына мәхәббәт тәрбияли. Халык уеннары – җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул. Ә хәрәкәтле уеннар  эле ул сәламәтлек чыганагы да. «Әби-бабаларыбыз уйнаган уеннар» чарасы барышында балалар татар халкының хәрәкәтле уеннары белән таныштылар.Балалар белән бергәләп «Түбәтәй», «Капкалы», «Наза», «Чума үрдәк, чума каз» уеннарын уйнадык, биедек, җырладык. Балалар вакытны күңелле һәм файдалы итеп уздырдылар