Танылган язучы,әдәбият галиме
Танылган язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, ялкынлы җәмәгать
эшлеклесе, мәшһүр педагог, оста методист Галимҗан Ибраһимовның
тууына - 135 ел.
Г. Ибраһимов гади язучы гына түгел, ул – хәзерге заман татар әдәбиятының башында торучы, аңа нигез салучы да.
Ибраһимовның тормышы шундый бай, тыгыз эчтәлекле, күпкырлы, эшлекле һәм нәтиҗәле ки, ирексездән гаҗәпкә каласың: ничек боларның барысын да эшләп өлгергән ул, ничек вакыт җиткергән... Аның эшен, тормышын биш, ун кешегә бүлеп бирсәң дә аларның һәркайсы үзенчәлекле шәхес кенә түгел, ә зур йолдыз, мәшһүр язучы яки галим, яисә дәүләт эшлеклесе булыр иде шикелле.
Галимҗан Ибраһимов – бай мирас калдырган язучы. Ул – җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, татар әдәбиятының классигы, милли әдәбиятта романтизмга нигез салучыларның берсе, әдәбият теориясен һәм тәнкыйтен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес, тел, әдәбият, тарих фәннәре өлкәсендә эшләгән күренекле галим һәм мөгаллим.
Илле еллык гомер эчендә Г. Ибраһимовның әдәби хезмәтләре генә дә 700 ләп табакка җыела: дүрт роман, өч повесть, дистәләгән хикәяләр, пьеса. Ул революцион хәрәкәт тарихына әдәбият гыйлеме һәм тарихы, эстетика һәм тел гыйлеменә караган 12 фәнни китап бастырган, 350 ләп теоретик, публицистик һәм тәнкыйть мәкаләсе язган. Тел һәм әдәбият буенча дистәдән артык дәреслек авторы да – Ибраһимов.