Куркачинская сельская библиотека - филиал № 16

Мөҗәһит

Әхмәтҗанов Мөҗәһит Заһит улы- 1950 елның 15 декабрендә ( паспорттагыча, ә чынлыкта 15 ноябрендә) Татарстан АССР Мөслим районы Түреш авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында ала. Укуын Күбәк урта мәктәбенә йөреп дәвам итә. Казан дәүләт университетының  татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган (1973). Ерак Көнчыгышта  хәрби хезмәт үтә.  Армиядән Мөслимгә кайта һәм Уразмәт авылы мәктәбендә директор урынбасары була, башлангыч хәрби әзерлек фәнен укыта. Район комсомол комитетына икенче сәркатип итеп сайлана. Комсомол, фирка органнарында 6 – 7 ел эшләгәннән соң, 1982 — 1995 елларда Мөслим урта мәктәбе директоры, аннан соң татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Лаеклы ялга кадәр ул балалар укыту эше белән шөгыльләнә.

Мөҗәһит Әхмәтҗановның үз сайты (muzagit.ru) бар, ул анда төрле яңалыклар, Мөслим районының күренекле шәхесләре турында мәгълүмат туплап бара.