Казакларская сельская библиотека - филиал № 15

"Россия халыклары бердәмлеге елы" дигән китап күргәзмәсе

2026 ел илебездә Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде. Россия – уникаль ил, анда гасырлар буе 190 дан артык милләт тынычлыкта һәм татулыкта яши. Бу күптөрлелек – безнең төп байлыгыбыз, ул дәүләтнең гомуми культурасына, традицияләренә һәм тарихына кыйммәтле өлеш кертә. Бу вакыйга уңаеннан Казаклар авыл китапханәсендә "Россия халыклары бердәмлеге елы" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә 2026 ел буе эшләячәк һәм яңа әдәбият белән тулыландырылачак.