Китапханәгә китап бүләк ит.
14 февраль - Халыкара китап бүләк итү көне, ул балаларга китап бүләк итүчеләрне һәм укуга мәхәббәт тәрбияләүчеләрне берләштерә. Анда ел саен дөньяның 30дан артык иленнән, шул исәптән Россиядән дә, яшәүчеләр катнаша. Бу көн алдыннан Казаклар авыл китапханәсендә акция үткәрелде. Китапханәдән файдаланучылар китапханәгә үзләренең укыган китапларын бүләк иттеләр.