"Китапханә буенча сәяхәт"
30 гыйнварда 14:00 сәгатьтә Казаклар авыл китапханәсе "Китапханә буенча сәяхәт" дип исемләнгән чара үткәрелде. Китапханәче укучыларны китапханәче һөнәре белән кыскача таныштырып үтте. Китапкаханә буенча сәяхәт - ул ашыкмыйча гына йөрү. Бу китапны кулга алып, беренче битен ачкан вакытта, әйләнә-тирә дөнья юкка чыккан кебек була. Ә менә бу сәяхәтләрнең иң матуры шунда ки, алар һәркем өчен дә мөмкин. Билетлар яки озак әзерләнүләр кирәкми. Бары тик теләк һәм кызыксыну гына җитә. Китапханә үзенең хәзинәләре белән уртаклашырга әзер. Шуңа күрә, әгәр дә сез маҗараларга әзер булсагыз, китапханәгә юл тотыгыз.