Казакларская сельская библиотека - филиал № 15

«Якташ язучы-Рафис Корбан"

Казаклар авыл китапханәсендә 13 гыйнвар көнне «Якташ язучы-Рафис Корбан исем астында шигырь уку кичәсе блып үтте.Иң элек балалар белән Татарстан республикасы балалар шагыйре Рафис Корбан эшчәнлегенә багышланган әңгәмә үткәрдек.Китапханәче укучыларны Биектау районы Кече Битаман авылында  туган шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы белән танышытрды.Рәфис Корбан-утыз китап авторы, шуларның егермесе балалар өчен язылган. Аның шигырьләрендә балалар шатланып һәм кызыксынып әйләнә-тирә дөньяга чума, туган телнең матурлыгын аңларга өйрәнә. Рафис Корбан - талантлы якташ язучы, аның иҗат эшчәнлеге якташлары күңелендә аерым урын алып тора.Ахырда балалар китапханәче белән бергә «Туңасыңмы Кыш бабай»,«Тимерле чәй»китапларыннан шигырьләр укыдылар,очрашу ахырында Рафис Корбан китаплары белән якыннан танышып үттеләр.