«Песнәк көне»
Казаклар авыл китапханәсе "Карлыгач" балалар бакчасында «Песнәк көне»экологик сәгате үткәрелде. Чара барышында китапханәче безнең җирлектәге кышлаучы кошлар белән таныштырды, табигатьтә һәм авыл хуҗалыгында кошларның гаять зур әһәмияте, кыш көне канатлы кошлар турында кайгыртырга кирәклеге турында сөйләде.