"Тарих юлларыннан"
14 ноябрь Казаклар авыл китапханәсе укучылар белән авылыбыз мәктәбендә урнашкан «Туган якны өйрәнү» музеена экскурсия ясадык.Музей җитәкчесе Сабирзянова Г.А. музей тарихы белән якыннан таныштырып үтте.Укучылар кызыксынып музейдагы жиһазлар белән теләп танышылар,үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.Халкыбызның матур әйтеме бар:«Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк»-дигән.Менә бу әйтемгә карап яшь буын киләчәге турында уйлансын иде.Туган ягыбызның киләчәге матур булсын өчен аның үткәнен бергәләп өйрәник, бергәләп барлыйк.