Армиядә хезмәт итү — изге бурыч
Казаклар авыл китапхаәсендә,”Карлыгач” балалар бакчасында солдат,Армия сафларында хезмәт итеп кайткан Казаклар авыл егете Низамиев Рәсим белән җылы очрашу булып узды.Бу очрашуда укучылар,балалар үзләре кызыктырган сорауларга җаваплар таптылар,Рәсим армия хезмәтенең нечкәлекләре,авырлыклары турында сөйләп үтте.Шулай ук укучыларга аримягә барудан курыкмаска кирәклеген аңлатты.Ахырда укучылар: Закиров Әмир,Идрисова Ләйлә әтиләре армия сафларында тупланган фото альбомнары белән таныштырып үттеләр.Бу очрашу бик күңелле һәм эчтәлекле булып узды.