"Россия матбугаты көне"
Казаклар авыл китапханәсендә Россия матбугаты көненә багышланган матбугат күргәзмәсе оештырылды. Россия матбугаты көне-вакытлы матбугат хезмәткәрләренең, массакүләм мәгълүмат чараларының, журналистларның һөнәри бәйрәме. Күргәзмә укучыларны китапханә фонды журналлары һәм газеталары белән таныштырды. Һәрбер вакытлы матбугатта билгеле бер теманы чагылдырган үз рубрикалары бар. Балалар журналлары үзләрендә уен һәм танып белү материалларын уңышлы берләштерә. Күңел ачу өлеше кроссвордлардан, ребуслардан, конкурслардан, мавыктыргыч биремнәрдән торырга мөмкин.