«Әкияттә кунакта»
: Әкияттә кунакта.
Казаклар авыл китапханәсе Пушкин картасы программасы кысаларында «Әкияттә кунакта»дип исемләнгән интеллектуаль уен -викторина «Әдәби калейдоскоп»”уздырды .Чарада китапханәче укучыларга әкият авторларының Р.Батулла «Шаян бака»,А.Алиш «Сертотмас үрдәк»,Ф.Кәрим «Гармунчы аю белән җырчы маймыл»,Татар халык әкияте «Шомбай»”әсәрләреннән өзекләр табарга,әсәрләрнең авторларын искә төшерергә, ребуслар чишәргә,әдәби сорауларга җавап бирергә тәкъдим итте.Балалар әсәрләрне искә төшереп сорауларга бик тиз җавап бирделәр.Ахырда нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләрне билеләп үттеләр.Уен-викторина кызыклы һәм тату шартларда узды.