Казакларская сельская библиотека - филиал № 15

«Игелекле,мәрхәмәтле бул»тәрбия сәгате.

Казаклар авыл  китапханәсендә 12 ноябрьдә «Игелекле,мәрхәмәтле бул»дигән танып-белү сәгате үткәрелде. Чарада актив катнашып, барысы да бергәләп яхшылыкның нәрсә икәнлеге, нинди кешене игелекле дип атарга мөмкин булуы, аны нинди гамәлләр бизәве турында уйландылар. Якыннарыңа, тирә-юньдәгеләргә карата игелекле гамәлләр мисалын китерделәр. «Тәмле сүз» китабыннан хикәяләр укыдык, Игелек турында мәкальләр һәм әйтемнәрен искә төшереп үттек.