«Сез һаманда яшь»
Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә хөрмәтле картларыбызны котлаулар, бүләкләүләр белән искә алабыз. Кадерле әби-бабаларыбыз! Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. 1 октябрь көнне Казаклар авыл китапханәсе «Карлыгач» балалар бакчасы белән берлектә «Сез һаманда яшь»исем астында шигырь кичәсе үткәрә.Кичәдә өлкәннәребезгә багышланган китап күргәзмәсе куелды.