Яраткан әкияткә сәяхәт»
Казаклар китапханәсе «Яраткан әкияткә сәяхәт»дигән әдәби кичә үткәрде. Балалар «әдәби геройны бел», «герой исемен бел һәм китапны әйт», «Әкиятне дәвам ит»кебек төрле конкурсларда бик теләп катнаштылар. Балалар барлык сорауларга да тиз һәм актив җавап бирделәр, үзләренең сәләтләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр. Аннары балалар үзләренең яраткан китаплары һәм әдәби геройлары турында сөйләделәр.