Казакларская сельская библиотека - филиал № 15

"Көзге әкият"

Казаклар авыл китапханәсендә балаларның "Көзге әкият"рәсем ясау көне булып узды. 
Көзге табигатьнең матурлыгы беркемне дә битараф калдырмый. Балалар көзнең нинди булачагын исләренә төшерделәр: шатлыклы, мул уңыш белән, купшы итеп урып-җыю, моңсу, вак яңгыр тамчылары белән. Елның бу фасылында табигать гүзәл һәм сокландыргыч.