«Россия флагы көне»
Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.
22 август көнне Казакалар авыл китапханәсендә укучылар белән «Россия флагы көне»исем астында әңгәмә үткәреп алдык.Укучылар белән Россия флагының төсләре нәрсә аңлатканын искә төшереп үттек.Андрианова Н.А « Мин Россия гражданины»китабы ярдәмендә укучыларга Россия флагына карата сораулар биреп җаваплар алынды.
«Карлыгач»балалар бакчасы балалары белән Россия флагының рәсемен ясадык.