Казакларская сельская библиотека - филиал № 15

“Кеше тудырган матурлык”

Максаты: кеше һәрвакыттада нинди дә булса матурлык тудырырга ,һәм шуның кадерен белергә тиеш.

Барышы: кичә башлангынчы иң элек нәрсә соң ул матурлык,кем ничек аңлый,ничек күз алдына китерә шул турыда кыскача әңгәмә корылды.Кичәдә катнашкан кызларыбыз үз фикерләрен җиткерделәр.Аннан жюри сайлап кичәбезне башлап җибәрдек.Кызлар үз куллары белән эшләнгән кул эшләрен алып килеп эшләү серләрен сөйләделәр.Кичәбез матур җыр-шигырьләр белән  үрелеп барылды.Кичәбез бик күңелле рухта тәмамланды,кызларыбыз тагы да матурлык тудыру өчен тырышырга сүз бирделәр.