Казакларская сельская библиотека - филиал № 15

"Татар балалар язучысы Ләлә Гыймадиева".

2 март көнне  14.00 сәгатьтә Казаклар авыл китапханәсендә «Татар балалар язучысы Ләлә Гыймадиева» исем астында Ләлә Гыймадиева тормыш юлы,иҗаты белән танышу өчен китап күргәзмәсе эшләнде.Укучылар белән кыскача язучының тормыш юлы белән танышып үттек: Ләлә Нәгыйм кызы Гыймадиева  Дөбьяз районы Мәмдәл авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә.Ләлә Гыймадиеваның хикәяләрдәге геройлар төрле – балалар бакчасы яшендәге балалар,  башлангыч сыйныф укучылары, яшүсмерләр – кызлар һәм малайлар.Шулай ук Ләлә Гыймадиеваның «Бер уч борчак»исемле китабындагы хикәяләре белән таныштык.Укучылар «Мыеклы фәрештә», «Ике әни бер математика»китапларын укырга алдылар