"Әтием илнең терәге»
Тема: “Әтием илнең терәге”
Казаклар авыл китапханәсендә 22 февраль көнне “Әтием илнең терәге» дип исемләнгән әтиләребезгә багышлап әңгәмә үткәреп үттек: Гайләнең терәге- ир-ат,әти кеше.Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше- гайлә башлыгы итеп,аңа зур ихтирам,олы хөрмәт белән караганнар,бу бүгенгесе көндә дә шулай кала бирә.Ни әйтсәң дә гайләнең бөтенлеге,барлыгы аның җилкәсендә.Әтиләр ил терәге,гайлә таянычы. Балалар белән Ә.Ерикәй «Әти йорт төзи»,Ә.Насрытдинова «Әтием горурлыгым» дигән шигырьләрен укып үттек.Соңыннан әтиләребезгә бүләккә дип үз кулларыбыз белән открыткалар ясадык.