Сез әкиятне беләсезме?
Казаклар авыл китапханәсендә әдәби уку сәгате узды: "Сез әкиятне беләсезме?». Китапханәче белән бергә балалар искиткеч әкиятләр дөньясы буйлап сәяхәткә чыктылар. Балаларга укыган әкиятләр буенча табышмаклар тәкъдим ителде, Балалар барлык биремнәрне дә җиңел үтәделәр. күңелле һәм файдалы вакыт үткәрделәр. Очрашу кызыклы, күңелле һәм белемле булды. Әкияткә сәяхәт тәмамланды, әмма әкият һәрвакыт укучы белән кала.