Яңалыклар белән танышу
Яңалыкларны яратмаган кеше бармы? Әлбәттә, юк. Без барыбыз да бик кызыксынабыз. Безне кызыксындырган барлык яңалыклар турында газета-журналлар сөйләячәк. 10 январь Казаклар авыл китапханәсе "Яңалыклар белән танышу" исем астында вакытлы басмаларына күзәтү үткәрде. Китапханәче яшь укучыларның. игътибарын «Салават күпере», «Сабантуй», «Казан утлары», «Ялкын» журналлары һәм «Ватаным Татарстан»газеталары җәлеп итте. Балалар журналлар укыдылар, логик биремнәрне хәл иттеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр.