Казакларская сельская библиотека - филиал № 15

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк.

Тарих битләренә күз салсак, халкыбыз милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга тапшырып килгән. Шуңа күрә музейлар кешеләрнең игътибарын шушы чын кыйммәт һәм байлыкларга юнәлтү, аларны саклау һәм үстерү кирәклеген искәртү чарасы булып торалар.

      Халкыбызның бик тә гыйбрәтле бер сүзе бар. «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк »- ди ул. Туган ягыбызның киләчәге матур булсын өчен аның үткәнен бергәләп өйрәник, бергәләп барлыйк.

Халкыбызның сәнгатен, көнкүрешен, тарихын өйрәнгәндә укучыларда туган җиргә мәхәббәт үткәннәргә хөрмәт хисләре уяна, буыннар арасында элемтә, бәйләнеш туа.13 ноябрь Казаклар авыл китапханәсе укучылар белән авылыбыз мәктәбендә урнашкан «Туган якны өйрәнү» музеена экскурсия ясадык