Казакларская сельская библиотека - филиал № 15

«Кадерле өлкәннәребез/

2 октябрь көнне Казаклар авыл китапханәсе «Карлыгач» балалар бакчасы белән берлектә «Кадерле өлкәннәребез»исем астында бәйрәм кичәсе үткәрдек.Балалар шигырьләр сөйләделәр, җыр –биюләр белән үрелеп барды.Кичәдә өлкәннәребезгә багышланган китап күргәзмәсе куелды.Өлкәннәребез күргәзмәдән Д.Гайнетдинова «Көй өзелсә нишләрсен»,Р.Төхфәтуллин «Китә казлар»,Н.Хәсәновның  «Бәхилләрме йөрәк?» Китапларын укырга алдылар.Аннан китапханәдә эшләп киткән Яруллина Гөлзада апаны да бәйрәм белән котлап киттек.