"Оста куллар"
Һәр бала да нәрсәгәдер сәләтле. Аны бары тик күрә һәм ача белергә генә кирәк. ... Кул эшләре вакытында балалар күп төрле эш материаллары белән эшлилэр. Эш башында техник куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатканда инструментлар белән эш итү күнекмәләре алалар. Укучылар тормышында кул эшләре белән шөгыльләнүнең әһәмияте искиткеч зур.13 сентябрь Казаклар авыл китапханәсендә "Оста куллар"исем астында укучылар әниләре ярдәме белән эшләнгән кул эшләре күргәзмәсе булды.