"Тылсымлы әкиятләр"
Абдулла Алиш 1908 елның 15 сентябрендә Татарстанның Куйбышев районы Көек авылында дөньяга килә. Абдулла шушы тату, хөр фикерле һәм хезмәт сөючән гаиләдә кечкенәдән ук зирәк һәм зиһенле малай булып үсә, алты-җиде яшьләрендә әтисеннән укырга-язарга өйрәнә, аннары авылдагы башлангыч мәктәптә укый башлый. 15 сентябрь көнне Казаклар авыл киапханәсе «Карлыгач» балалар бакчасы балалар белән язучы Абдулла Алиш тууына 115 ел уңаенан китапханәдә «Тылсымлы әкиятләр» исем астында А.Алиш әкиятләр китапларыннан торган күргәзмә белән якыннан таныштылар.Укучылар белән А.Алишның «Тукмар белән Чукмар» әкиятен сәхнәләштергәен идек,шул әкиятен искә төшереп сөйләп үттек,аннан «Куян кызы»әкиятен укыдык, Укучылар шулай ук «Сертотмас үрдәк»,әкиятләр китабын өйләренә укырга алдылар.