Казакларская сельская библиотека - филиал № 15

«Китап күңел көзгесе»

Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районы Назяды авылында туган.

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин-шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе, редактор.

 2 август Казаклар авыл китапханәсендә язучы Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел уңаеннан «Китап күңел көзгесе» исемле китап күргәзмәсе оештырылды, укучылар белән Роберт Миңнуллинның китаплары һәм тормыш юлы белән якыннан танышып үттек.Китапханә укучылары белән Роберт Миңнуллинның «Мөгезборын белән озынборын»,«Мин мактанчык түгел»китабыннан шигырьләрен укып әңгәмә үткәреп сөйләшү алып бардык.Шулай ук Р.Миңнуллин китаплары белән күбрәк танышу өчен укучылар өйләренә алып киттеләр.